Ике бала һәм аларның әнисе утырган машина елгага төшеп баткан

Пермь шәһәрендә әнисе белән ике бала утырган автомобиль Мулянка елгасына тәгәрәп төшкән. Әни кеше һәм аның бер баласы һәлак булган. Бу турыда РИА Новости өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте. «Машина елгага тәгәрәп төшү турында хәбәр килде. Якынча белешмә буенча, салонда булган хатын һәм аның баласы үлгән. Хәзер урында экстрен хезмәтләр эшли. Тикшерү эшләре бара», — диелә хәбәрдә. Машинада утырган тагын бер бала исән калган, аны хастаханәгә озатканнар. Әлеге фаҗига турында хәбәрләр башта социаль челтәрләрдә таралды. Читать дальше

Источник: Intertat.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *